«Батырлыкның югары ноктасы»: әфганчы-сугышчы белән очрашу кичәсе (12+)

 16 февраль көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Батырлыкның югары ноктасы» исеме астында әфганчы-сугышчы белән очрашу кичәсе уздырды. Беркем тарафыннан да һәм беркемгә дә игълан ителмәгән, героик һәм фаҗигале, Бөек Ватан сугышына караганда да ике тапкыр озаграк барган Әфганстан сугышына багышланган очрашуда балалар алдында әлеге сугышта катнашкан Виктор Александрович Горлышев чыгыш ясады.
Ул Әфган сугышының фаҗигале көннәрен, анда һәлак булган якташларны искә төшерде. Яшүсмерләр, үз чиратында, Виктор Александровичка үз сорауларын яудырды. Аларны барысы да – әфган халкының безнең солдатларга карата мөнәсәбәте; ветеранның нинди батырлыклар өчен бүләкләр алуы; хәрби хезмәт вакытында аның хәрби дәрәҗәсе; якыннарының аның кайда булуы турында белү-белмәүләре һ.б. кызыксындырды. Үз чыгышында кунак үзе һәм тормыш юлы; хәрби укулар үтүе һәм ничек итеп сугыш хәрәкәтләренә килеп эләгүе; атышлар вакытында яралануы; исән калыр өчен көн һәм төн кулында автомат тотарга туры килүе турында сөйләде.
Очрашу барышында балаларга «Пароль «Әфганстан»» һәм «Чаллы. Әфган» видеоөзекләре күрсәтелде. Чарага «Аларның даны мәңге сүнмәс» дигән тематик китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Очрашу азагында Виктор Александрович яшьләрне Ватанны сөяргә һәм аны сакларга өндәде. Әлеге онытылмас очрашу мизгелләре яшүсмерләр йөрәкләрендә әле озак сакланыр.  

Поделиться: